+24 °С
Яңгыр
Лиана белән Ринат Баймуратовлар җитәкчелегендә "Акбузат" балалар бию коллективы башкорт, рус, татар халык биюләре белән чыгыш ясады. "Ак чишмә", "Ярсу йөрәкләр" вокаль ансамбльләре, җырчылар Миләүшә Усманова, Эльмира Сәлимова, Кәдрия Сәлимова, Эльза Камалова, Эльвира Галиуллина, Тәлбис Сәфиуллин, Исхаковлар гаиләсе чыгышлары тамашачы күңелен тибрәтте. Концертны Зөлфия белән Урал Исхаков алып барды. Чараны художество җитәкчесе Эльза Камалова әзерләде, сәхнәне Илдар Камалов бизәде. Концертка җаваплылыгы чикләнгән "Базы" җәмгыяте генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов матди ярдәм күрсәтте.