Турнирда Стәрлетамак, Кумертау, Уфа, Салават шәһәрләре, Кушнаренко, Дуван, Чакмагыш районнарыннан килгән хоккей командалары көч сынашты. Районыбызның "Ястребы" командасы шәһәрләрдән килгән көчле хоккей командаларың җиңеп, беренче урынга лаек булды! "Ястребы" командасы хоккейчыларының уйнау дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. «Хоккей белән 5 ел шөгыльләнәм. Бу спорт төрен кечкенәдән яраттым. Уен бик киеренке булды, командалар көчле иде. Минем командам җиңү яулаганга бик шатмын», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты безнең белән Илназ Хафизов. Әйткәндәй, командада алар игез сыңары Илнар белән уйный. Илнар бик җапаплы миссия башкара: ул менә инде өч ел рәттән команда капкаларын көндәш шайбасыннан саклый. Традиция буенча турнирда җиңүчеләргә медальләр һәм көтелгән кубок тапшырылды. "Ястребы" командасы уенчыларының әти-әниләре тренерлар Азамат Мәҗитов, Эльвир Фазылбәковка рәхмәт җиткерә.