ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 март 2024, 10:05

Барысы да гаиләдән башлана

2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәт итеп, акыллы балалар тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы. Балаларга тәрбия бирү дә гаиләдән башлана. Рәҗәп урта мәктәбендә үткән “Гаилә елы”н ачу тантанасына багышланган бәйрәм чарасы да “Барысы да гаиләдән башлана” исеме астында үтте.

Барысы да гаиләдән башланаБарысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана


Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре чакырылды. Чарада буыннан-буынга күчеп килүче гаилә кыйммәтләре турында сүз барды. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Сәлихова агымдагы елда мәктәптә үтәчәк Гаилә елына багышланган чаралар белән таныштырды. Мәктәп тормышында кайнаган актив гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Фәнәвил Миңнеханов “Бәхетле йорт” уенында актив катнашты, 2-3 сыйныф укучыларының әти-әниләре, Алина Сәетова, Амалия Ситдикова, Арина Ситдикова моңлы җырлары белән әсир итте. Габдулла Тукайның иҗатына нигезләнеп, сәхнәләштерелгән әкият-тамаша бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Гөлнара Сәхибгәрәева бала тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашты, Албина Имаева “Бишек җырын”, Ситдиковлар гаиләсе башкорт биюен башкарды.
Бәйрәмнең өченче өлешендә чара кунаклары мәктәп музеенда, “Үсеш ноктасы” үзәгендә булдылар, осталык дәресләрендә катнаштылар.
Шулай итеп, Рәҗәп урта мәктәбендә Гаилә елына старт бирелде. Аның кысаларында белем йортында бик күп чаралар узачак әле. Иң мөһиме – һәр гаилә тату, имин һәм бәхетле яшәсен иде.
Раушания Хәбирова, Рәҗәп урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Барысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана
Барысы да гаиләдән башлана
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас