Тамашачылар һәм район жюри әгъзалары өчен Тозлыкуш, Сыйрышбаш һәм Каразирек авыл мәдәният йортларының үзешчән артистлары бай һәм кызыклы концерт программасын тәкъдим итте. Тамашачылар «Чакматаш» халык бию ансамбле, хатын-кызлар һәм ир-атлар вокаль коллективлары, гаилә дуэты һәм ансамбле, халык уен кораллары оркестры, гармунчылар ансамбле, шигырь укучылар, җыр һәм биюләрне ялгыз башкаручылар чыгышларын бик яратып һәм җылы кабул иттеләр. Һәр концерт номеры тамашачыларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырып, соклану хисләре уятты һәм көчле алкышлар белән озатыла барды. "Гаилә-бәхет утравы" концерты халык иҗатын яратучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде һәм һәр гаиләнең аерылгысыз өлеше булган гаилә кыйммәтләре, бер-береңә ярдәм һәм мәхәббәт хакында кабат искә төшерде.