Автомобиль – дөрес файдалануны һәм җентекләп карауны таләп итә торган катлаулы механизм.
Автомобильләрдә янгын чыгу сәбәбе – транспорт чарасының системалары, узеллары һәм механизмнары төзек булмау. Еш кына автомашиналарның ягулык системалары һәм электр җиһазлары төзек булмый. Автотранспортта янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшереп үтәбез.
Машина хуҗаларына янгын иминлеге кагыйдәләрен белү һәм үтәү, транспорт чарасы механизмнарының һәм узелларының төзеклеген вакытында тикшерү, двигательне ачык ут (факел, паяль лампалар), шулай ук яна торган материаллар (фуфайка, куртка, юрганнар) белән җылытырга ярамау, бары стандарт саклагычлар гына куллану рөхсәт ителүе турында белү комачауламас. «Кисәтелгән, димәк, сакланган», дип юкка гына әйтмиләр.
Үз автомобилеңдә янгын чыгуны ничек кисәтергә:
– яктырту өчен ут чыганакларыннан файдаланмагыз;
– автомобильдә ягулык багын ачык калдырмагыз;
– автомобильне утсүндергеч белән тәэмин итегез;
– автомобильнең барлык агрегатларына вакыт-вакыт техник күзәтү үткәрегез, ремонтны кичектермәгез, чөнки сезнең, шулай ук якыннарыгызның гомере һәм сәламәтлеге шушы иминлек кагыйдәләрен ничек үтәвегезгә бәйле.
фото чыганагы: https://ya.ru/images/search