+24 °С
Яңгыр
“Без юл өслегенең торышын җентекләп тикшереп торабыз, килеп чыккан дефектларны үз вакытында бетерәбез, шуның белән транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, район юлларын тиешле тәртиптә тоту буенча үз вазыйфабызны үтибез. Идарә кар чистарту техникасы, ягулык-майлау материаллары һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән. Һава шартлары начарлануга алар юлга чыгарга әзер. Март бураннары бар бит әле ”, – ди “Башкиравтодор” җәмгыятенең райондагы юл идарәлеге җитәкчесе Марат Мусин.
Юлларны карау буенча эшләрнең зур күләмен юл хезмәтенә кышкы чорда башкарырга туры килә. Райондагы юл идарәлеге участогы кышын юлларны карауга зур игътибар бирә.