+28 °С
Болытлы
Чарага республиканың төрле төбәкләреннән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган барлыгы 300 кыз бала килгән иде. Районыбыздан бу күркәм чарада дүрт чибәркәй катнашты.
Кечкенә принцессалар чарада диңгездәй эмоцияләр алды, стилистлар аларны чын принцессаларга әйләндерде. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тормыш иптәше Каринә Хәбирова белән кунакларны сәламләде, аларны яз бәйрәме белән котлады һәм спектакль карарга чакырды.
Кызлар өчен кызыклы программа: осталык дәресләре, иҗади күргәзмәләр, визаж студиясе, театраль тамашалар һәм бәйрәм балы оештырылды. Әлеге үзенчәлекле һәм тылсымлы чарадан алган тәэсоратлар кечкенә принцессалар күңелендә озакка сакланачак.