Бүгенге көндә кешеләрнең сәламәтлеге, аның физик һәм рухи көчләренең гармонияле үсеше турындагы мәсьәләләрне хәл итү мөһим социаль дәүләт бурычы булып тора. Участок уполномоченные И.И. Гарифуллин әңгәмәне илебездә алкоголь монополиясе барлыкка килү тарихы һәм аннан соң илебез нинди югалтулар кичерүе, кешеләрнең характерында нинди үзгәрешләр һәм баш мие зарарлануының кире кайтарылмаслык нәтиҗәләре турында сөйләүдән башлады. Шулай ук ул "Аеклык – норма"китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм алкогольнең балалар һәм яшүсмерләр организмына кире йогынтысы турында җентекләп аңлатты. Авыл биләмәсе башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов авыл халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
Әңгәмә ахырында сәламәтлегебез үз кулларыбызда, дигән нәтиҗә ясалды.