Халыкара хатын-кызлар көненә аяк басканда районыбыз җитәкчелеге туган иле өчен башын салган газиз улларын югалткан ата-аналар белән очрашты. Махсус хәрби операциядә уллары батырларча һәлак булган ата-аналар бу көнне тәүдә районның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда җыелды. Биредә аларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова каршы алып, сәламләде. Чарада шулай ук БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов та катнашты. “Ватанны саклау – ир-егетләрнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Ир бала табып үстергән һәр ана моны аңлый. Сезнең улларыгыз илебез иминлеге өчен һәлак булды. Алар – безнең горурлыгыбыз. Мондый кайгылар башкача беркемнең дә түренә кермәсен, ишек какмасын, махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын”, – диде ул һәм әниләрне якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлап, чәчәкләр бүләк итте. Чарада катнашучыларга шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Марс улы Усманов исеменнән дә чәчәк гөлләмәләре таратылды. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълумат хезмәткәре, матбугат ветераны Рәзифә Гали кызы Сәхапова газиз улларын югалткан аналарга “Чакмагыш лачыннары” китапларын таратты. Аннары Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова гузәл затларыбызны киез әвәләү үзәге белән таныштырды.
Очрашуның икенче өлеше район үзәк китапханәсендә дәвам итте. Күркәм очрашуга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та кушылды. Түгәрәк өстәл артына утрып, ата-аналар белән бергә киез әвәләү серләренә төшенделәр. Хакимият башлыгы чарага килгән ата-аналарны якынлашын килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, аларның хәлләрен сорашты, аналар үз чиратында борчыган мәсьәләләре белән уртаклаштылар. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.