Язгы кыр эшләренә әзерләнүдә төп бурычларның берсе – авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, әзерлек сызыгына кую.
Республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе графигына ярашлы, район авыл хуҗалыгы предприятияләрендә ел саен язгы чәчүгә чыгар алдыннан машиналарга техник күзәтү оештырыла. Операциянең максаты – техник торышның билгеләнгән таләпләрен үтәүне, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар, шулай ук теркәү һәм рөхсәт итү кагыйдәләрен эксплуатацияләгәндә техник торышы, хәрәкәт хәвефсезлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау техникасы һәм хәвефсезлеге таләпләрен үтәүне тәэмин итү.
6 мартта Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район буенча баш инженер-инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Чакмагыш районы буенча әйдәүче инженер-инспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин графикка ярашлы җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең Рапаттагы 6нчы бригадасында язгы басу эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде. Тикшерүгә барлыгы 25 берәмлек техника куелган иде.
Техник тикшерү вакытында водительләрнең техника төренә туры килгән документлары, үзйөрешле машинаның теркәлү таныклыгы һәм башкалар тикшерелде. Техникаларның техник торышы: сигнал, яктырткычлар, тормоз системасы, руль төзеклелеге тикшерелде. Хезмәт хәвефсезлеген саклау таләпләренә аерым игътибар бирелде.
Техник тикшерүне үтәлмәгән техниканы тиешле таләпләргә җиткереп төзәтү өчен вакыт бирелә. Бу мөһим чара 1 апрельгә кадәр тәмамланырга тиеш.
“Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә”, – ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгы техникасын да сыйфатлы итеп алдан әзерләп кую – мөһим һәм җаваплы чара. Мондыйлар, һичшиксез, отачак – язгы кыр эшләрен вакытында башлап җибәрә алачак.