ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 март 2024, 10:30

Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр

Халыкара хатын-кызлар көне билгеләнгән язның беренче бәйрәме алдыннан гүзәл затлар катнашлыгында чаралар аеруча еш үткәрелә.

Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләрЯугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр

 Һәм бу гаҗәп тә түгел – чөнки дөнья яме, җирдәге тормыш-яшәеш чыганагы булган нәфис һәм шул ук вакытта корычтан да ныграк ихтыярга ия булган бу затлар зур мактау һәм хөрмәткә лаек. Яугирләр әниләре, гомер юлдашлары булган хатын-кызлар алдында барыбыз да зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән баш иябез. Һәркем өчен сабырлык, рух ныклыгы һәм түземлек өлгесе булган бу олы йөрәкле ханымнарга күпме генә изге теләкләр җиткерсәң дә әз булыр кебек.
Бәйрәм алдыннан безнең Рәҗәп авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә “Март аенда аерым бер көн бар...” дип исемләнгән тематик чара әзерләп үткәрде. Анда уллары илебез бәйсезлеген саклап, махсус хәрби операция бурычларын үтәгән һәм әлеге вакытта неонацистларга каршы көрәшкән яугирләр әниләре белән авылда яшәүче хатын-кызлар чакырылган иде. Бәйрәм чарасы барышында алар хөрмәтенә рәхмәт сүзләре һәм гүзәл затларны данлаган шигырьләр, җырлар яңгырады. Артабан әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.
Бераз соңрак исә хөрмәтле хатын-кызлар катнашлыгында авыл китапханәсендә янә бер чара – “Без бергә!” тәбрикләү акциясе үтте. Ул илдә игълан ителгән Гаилә елы һәм Халыкара хатын-кызлар көне чикләрендә оештырылды. Акция барышында яугирләрнең әниләренә рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерелде, бәйрәм котлаулары яңгырады. Чара җылы, ихлас мохиттә үтеп, дулкынландыргыч тәэссоратлар калдырды.

Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Яугирләр әниләренә – зур хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләр
Автор:Гөлнур Галимова, китапханәче.
Читайте нас