Ватанны саклаучылар көнендә Каразирек авылы мәдәният йорты фойесында махсус хәрби операция зонасында гаскәри бурычларын үтәгәндә батырлык үрнәкләре күрсәтеп һәлак булган каһарман якташлары Рәмзил Айрат улы Әһәлетдинов белән Данил Венер улы Вәлиевның якты истәлекләрен мәңгеләштерүче такталар урнаштырылып ачылды. Бу уңайдан үткәрелгән хәтер һәм кадер кичәсендә муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы, муниципаль район Советы депутаты Резеда Зәкәрия кызы Ильясова, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, Каразирек авылы старостасы, крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов, һәлак булган яугирләрнең әтиәниләре Минсара һәм А й р а т Әһәлетдиновлар, Әнүзә Вәлиева, Тозлыкуш урта мәктәбенең Шәйморатов исемендәге классы укучылары, авыллар халкы, мәрхүм яугирләрнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны Каразирек мәдәният йортының художество җитәкчесе Розалия Сәхи кызы Гафарова ачты һәм алып барды. Иң тәүдә һәлак булган яугирләрнең тормыш юлларына байкау ясалды. Данил Вәлиев районыбыздан махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең иң тәүгесе булды. Ул Нефтекама шәһәрендә туган, артабан гаиләләре Каргалы авылына кайтып төпләнгәч, биредә үскән. Каразирек урта мәктәбендә тырыш укучыларның берсе булган, кечкенәдән техникага тартылган. Аның артабан укуын 85 санлы һөнәрчелек училищесында дәвам итүе табигый да. Аны “Машинатрактор паркын хезмәтләндерү буенча мастер” белгечлеге буенча тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайта, тимер юл монтеры булып эшли. 2013 елда контракт буенча хезмәткә күчә, Алкино поселогындагы инженер-саперлар бригадасында өлкән механик-водитель була. Махсус хәрби операция башлангач, беренче көннәрдән үк анда катнаша. Авыр көрәшләрнең берсендә, батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтеп, 2022 елның 25 мартында һәлак була. Гәүдәсе әнисе туып үскән Таскаклы авылында олы хөрмәт белән җирләнде. Һәлак булганнан соң якташыбызның батырлыгы Каһарманлык һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнде. Рәмзил Айрат улы Әһәлетдинов 1977 елның 4 октябрендә Баймак районы Актау авылында дөньяга килгән. Тырыш, максатка омтылучан егет урта мәктәптән соң Башкортстан дәүләт педагогия университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1996 елда армия сафларына чакырыла, кече сержант званиесендә демобилизацияләнеп кайтканнан соң Сибай шәһәрендә водитель булып эшли. Гаилә кора, ике ул үстерәләр, Баймак шәһәрендә гомер кичерәләр. 2016 елда әтисе Айрат Әнүс улы туып үскән Каразиреккә кайтып төпләнәләр. Рәмзил район кулланучылар җәмгыятендә җаваплы хезмәткәр булып таныла. 2023 елның 1 апрелендә контракт белән Миңлегали Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итә башлый. Хәрби әзерлек үтеп, иң кызу алыш барган махсус операция зонасына юнәлә. 2023 елның 19 июнендә батырлык үрнәкләре күрсәтеп, тиңдәшсез алышта гомерен корбан итә. Каразирек авылы зиратында җирләнде. Батырлыгы үзе үлгәннән соң Каһарманлык ордены белән бәһаланылды. Каһарман егетләребез истәлеген бер минутка тын калып хөрмәтләгәннән соң Рәмзил Айрат улы Әһәлетдинов истәлеген мәңгеләштерүче такта өстеннән ак япманы каһарман яугирның әтисе Айрат Әнүс улы белән муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Данил Венер улы Вәлиевныкыннан – әнисе Әнүзә Фәндүз кызы белән “Победа” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов ачтылар. Яугирләрнең тактаташлары астына куелган өстәлгә кәнәфер чәчәкләре салынганнан соң чыгышлар башланды. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов илебез мәнфәгатьләрен яклап баш салган яугирләребезнең даны үлемсез булуын, аларның якты истәлеге һәрчак күңелләрдә сакланачагын белдерде. Үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучы ике ул әтисе буларак, ул яугир якташларыбыз һәм аларның якыннары турында хәстәрлек район хакимиятенең дә, барлык җәмәгатьчелекнең дә намус эше булып калуын дәлилләде. Ватан сакчылары җәмгыятенең социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова да ике улының махсус хәрби операциядә ил намусын яклавы турында сөйләде, батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт белдереп, аларга сабырлык теләде, бүген алгы сызыктагы якташларыбызның җиңү яулап, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларына өметләребез акланачагына ышандырды. “Победа” хуҗалыгы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов батыр ир-егетләребезнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтендә күрелүче чаралар турында сөйләде, үзенә теләктәшлек белдерүче Вадим Әхмәтов белән бергәләп киләчәктә дә каһарманнар һәм аларның гаиләләре турында даими хәстәрлек күрсәтеп торачакларын вәгъдә итте. Газиз улын һәм кадерле абыйсын онытмаулары, һәрчак хәстәрлек күреп торулары өчен муниципаль район хакимиятенә һәм кооператив-колхоз идарәсенә рәхмәт хисләре белән Данил Вәлиевның әнисе Әнүзә Фәндүз кызы һәм Рәмзил Айрат улының сеңлесе Рәзилә Айрат кызы чыгыш ясадылар. Батыр якташларыбызга хәтер такталары ачу тантанасын район мәдәният йорты хезмәткәре, авылдашлары Рузил Гафаров “Туган якка кайтып барышым” җыры белән йомгаклады. Артабан каһарман яугирләр истәлегенә спорт залында волейбол турниры үтте. Анда Имәнлекул, Чакмагыш, Иске Калмаш һәм Каразирек авылларыннан җиде команда көч сынашты. Киеренке алышларда имәнлекуллылар беренче, Каразирек ветераннары командасы икенче, “Транснефть” җәмгыяте командалары өченче призлы урыннарны яулады. Чакмагышлылар дүртенче, каразиреклеләр бишенче, искекалмашлылар алтынчы, Каразирек яшьләре командасы җиденче урыннарны бүлеште. Чараларны үткәрүдә иганә ярдәмен “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы (идарә рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов) белән крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов күрсәтте.