ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
7 Марта 2024, 07:10

Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге

Гүзәл затларыбызның иң назлы, иң күркәм – 8 март –Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Популяр җырчылар Фәридә һәм Роберт Тимербаевларның иҗади коллективы тамашачыларга моңлы җырларын бүләк итте. Аны якташыбыз, «Атайсал» проектының актив катнашучысы Рәгит Рәшит улы Сөләйманов оештырды.

Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләгеГүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге

 

Тантаналы чарага җыелучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, картәниләре, тормыш иптәшләре, кызлары һәм апалары, төрле оешма-учреңдениеләр вәкилләре, хөрмәтле ветераннарга бик күп матур җылы сүзләр, ихлас теләкләр яңгырады. Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең әнисе Мөнирә Тимершәех кызы Әшәрәповага ышанычлы Ватан сакчысын тәрбияләгәне өчен гаскәри часть командирыннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш керткәне өчен Әлфия Гыймаслам кызы Асылова да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу көнне район мәдәният йорты фойесында бәйрәм уңаеннан күп төрле матур күргәзмәләр урын алды.


Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.

Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Гүзәл затларыбызга бәйрәм бүләге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас