ГТО нормативларын тапшырган гаиләләр арасында 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге яшь категориясендә беренче урынны Сәфәровлар гаиләсе алды (Аблай), икенче урында – Авзаловлар (гимназия), өченчедә – Сафиуллиннар (гимназия).
35 - 44 яшьлекләр категориясендә беренче урында – Нургалиевлар (Яңа Балтач), икенчедә – Хаҗиповлар (Тозлыкуш), өченче урында – Кәримовлар (Иске Калмаш).
Шулай ук фестивальдә актив катнашканнары өчен Камилҗановлар (Тозлыкуш), Максимовлар (Иске Бәшир), Сәмигуллиннар (Аблай), Яппаровлар (Имәнлекул), Сафиулиннар (Рапат), Фәсхетдиновлар, Тимофеевлар, Гайнетдиновлар (гимназия), Хәбибуллиннар (Тайняш), Кирәевлар (Үрнәк), Сәлимовлар (Рәҗәп), Галиуллиннар, Егоровлар, Галләмовлар (Юмаш), Ганиевлар (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) гаиләләренә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапышырылды.