8 март – Халыкара хатын кызлар көне. Районыбыздагы барлык гүзәл затларны язның иң матур, күркәм бәйрәме белән ихлас күңелемнән кайнар тәбрик итәм! Бәйрәмдә без кадерлеләрдән кадерле картәниләребез, газизләрдәнгазиз әниләребез, сөеклеләрдәнсөекле хәләл җефетләребез, нәфисләрдәннәфис, сөйкемле апасеңелләребез, чая кызларыбызны күңел түрләребездән чыккан иң җылы сүзләр белән котлап, аларга иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Җәмгыятьтә хатынкызлар иңенә зур җаваплылык салынган. Сезнең эшсөяр кулларыгыз, көчле рухыгыз, акылыгыз, иҗа ди карашыгыз белән матди һәм рухи кыйммәтләр булдырыла. Кайсы гына тармакка күз салма – сезнең тынгысыз хезмәтегез, хәстәрчел кулларыгыз, назлы йөрәгегез, ихлас тырышлыгыгыз ярылып ята. Сәүдә, гомум туклану, көнкүреш хезмәте, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль ярдәм һәм башка тармак һәм өлкәләрдә сез зур күпчелекне билисез, беткесез мәшәкатьләр уртасында кайнап, төрле җәмәгать эшләренә дә вакыт табасыз. Бер үк вакытта изгелекле йөрәгегез, эчкерсез күңел назыгыз, кабатланмас гүзәллегегез, зирәк акылыгыз, сабырлыгыгыз һәм түземлелегез белән җылы гаилә учагын саклыйсыз, кадерхөрмәттә балалар багып үстерәсез, аларда халык традицияләренә тугрылык, күркәм әхлакый сыйфатлар, эш сөярлек тәрбияләп, илебез ныклыгын тәэмин итәсез. Кадерле гүзәл затлар! Киләчәктә дә матур эшләрегез, өлгеле тормышыгыз белән дан казанып, безне гел рухландырып,көчкуәт өстәп, ныклы терәктаяныч булып калыгыз. Һәм мәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычимин тормыш, һәр өлкәдә уңышлар гына телим.