ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 март 2024, 10:30

Гомер үтү – кыр кичү түгел

Елның иң күркәм фасылларының берсендә – ягымлы яз аенда дөньяга Мөсфирә Әсләм кызы Нәгыймова килгән. Шушы матур мизгелдә Каргалы авылында яшәүче өлкән яшьтәге райондашыбызга 90 яшь тулды.

Гомер үтү – кыр кичү түгелГомер үтү – кыр кичү түгел
Гомер үтү – кыр кичү түгел


Мөсфирә әби озак еллар туган колхозында малчылык, үсемчелек, кошчылык өлкәләрендә эшләгән. Тормыш иптәше Мансур Шәрифҗан улы белән 64 ел бергә гомер кичергәннәр. Дүрт балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген алар үз гаиләләрен корып, әниләрен кадерләп, хөрмәтләп яшиләр.
Олуг юбилее белән Мөсфирә әбине Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рәсүл Фәйрүзов, урындагы ветераннар советы рәисе Рәзилә Нәбиева, Каразирек авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады.
Юбилярга Президентыбыз В.Путинның Котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды. Бүген дә тормыш сөючән, күтәренке кәефле Мөсфирә әби хөрмәтенә иң изге теләкләр һәм җырлар яңгырады.

Гомер үтү – кыр кичү түгел
Гомер үтү – кыр кичү түгел
Гомер үтү – кыр кичү түгел
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас