ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 март 2024, 05:10

1нче урын “Бөркет” командасында!

Иске Калмаш урта мәктәбенең хоккей тартмасында Иске Калмаш кубогына туп белән хоккей буенча кышкы спорт сезонын ябуга багышланган хоккей турниры узды.

1нче урын “Бөркет” командасында!1нче урын “Бөркет” командасында!
1нче урын “Бөркет” командасында!

Ярышларда төрле яшьләрдәге команда уенчылары катнашты. Турнирны авыл старостасы Илфат Финат улы Хаҗиев оештырды. "Калмаш егетләре" исә чараның иганәчеләре булды.
Иң тәүдә чараны оештыручы Илфат Финат улы авылда спортның төрле төрләре белән актив шөгыльләнүчеләрне спорт үсешенә өлеш керүләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Матч дустанә шартларда узды. Командалар уенның лаеклы дәрәҗәсен, спорт характерын һәм чыдамлылык күрсәттеләр. Җанатарлар уен барышын ихлас күзәтә барып, һәр голны алкышлар белән озата бардылар. Матч нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Бөркет” хоккейчылар командасы яулады. 2 урынга “Давыл”, 3 урынга “Калмаш юлбарыслары” командалары лаек булды. 4нче урынга исә “Уфа”, 5 урынга “Буран”, 6 урынга “Транснефть” командалары уенчылары ия булды.

Турнир ахырында иң көчле командалар ачыклады. Алар медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Спорт чарасын оештыручылар барлык спортчыларга да катнашулары өчен рәхмәт белдерә.

1нче урын “Бөркет” командасында!
1нче урын “Бөркет” командасында!
1нче урын “Бөркет” командасында!
1нче урын “Бөркет” командасында!
1нче урын “Бөркет” командасында!
1нче урын “Бөркет” командасында!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас