ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 март 2024, 04:30

Бәйрәм уңаеннан матур очрашу

Тайняш авылы китапханәсендә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә матур чара – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашу оештырылды.

Бәйрәм уңаеннан матур очрашуБәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу

 Чара Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаковның котлау чыгышы белән башланды. Ул барлык гүзәл ханымнарны да 8 Март бәйрәме белән тәбрикләп, чын ир-егетләр тәрбияләгән әниләргә рәхмәт белдерде, сәламәтлек, тыныч күк йөзе, якыннары белән тизрәк очрашу шатлыкларын кичерүләрен теләде. Флүр хәзрәт тә аналарның улларының исән-сау кайтулары хакына дога кылды һәм алар өчен догалар укып көтәргә кирәклеген билгеләде, сәламәтлек теләде. Шулай ук Тайняш авылы китапханәсе китапханәчесе Гүзәл Ханова да, яугирләрнең якыннарына мөрәҗәгать итеп: “Сезнең мәхәббәтегез, ана көчегез улларыгызны яу кырларында сакласын һәм алар җиңү белән кайтсын!” – дигән изге теләкләрен юллады.
Илдар Хәмидуллин, Ләлә Шәймәрдәнованың музыкаль, шулай ук Тамара Хәмидуллинаның үзе иҗат иткән шигъри чыгышлары чарада катнашучылар өчен бәйрәм бүләге булып иреште. Күркәм чара артабан чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар махсус хәрби операция зонасыннан якыннарыннан килгән яңалыклар белән уртаклаштылар, ихлас аралаштылар.
Биредә җыелган гүзәл затларга истәлекле бүләкләр һәм тере чәчәкләр тапшырылды, барлык әниләргә һәм хәләл җефетләргә сәламәтлек һәм сабырлык, кадерлеләренең исән-сау һәм җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Иганәчелек ярдәм күрсәткән “Герой” колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, җаваплылыгы чикләнгән “Яшьлек” җәмгыяте җитәкчеләре Лүзә Фәһим кызы һәм Салават Мөнәвир улы Бәдертдиновлар да : «Халыкара хатын-кызлар көне белән иң ихлас һәм җылы котлауларыбызны кабул итегез! Бу якты, язгы бәйрәмдә без һәрвакыт якыннарыбызга, кадерле хатын-кызларга, әниләргә, хатыннарга сөю-мәхәббәт, рәхмәт һәм соклану хисләрен белдерергә омтылабыз”, – дигән ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Бәйрәм уңаеннан матур очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас