+22 °С
Яңгыр
“Февромарт” дип атлаган бу мавыктыргыч гаилә ялы бик күңелле һәм файдалы узды. Кояшлы, матур якшәмбе көнен дусларың белән бергәләп саф һавада үткәрүдән дә яхшырак ни булырга мөмкин? Балалар рәхәтләнеп таудан тюбингларда шудылар, «Тау патшасы» уенын уйнадылар, аралаштылар һәм телеңне йотарлык коймаклар, тәмлекәчләр белән сыйланып, кайнар чәй эчтеләр.
"Ял көнен ачык һавада актив үткәрү мөмкинлеге булу бик яхшы! Мондый гаилә ялы һәм турыдан-туры аралашу сыйныф коллективын якынайта» – дигән нәтиҗә ясадылар 4нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре.