+28 °С
Облачно
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты уҡытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева “Туган телебезне саклыйк!” төбәк-ара иҗади бәйгедә үзе иҗат иткән “Туган телем - назлы гөлем” исемле бай эчтәлекле, телебезне сакларга чакырган шигыре белән катнашып, конкурс җиңүчесе исеменә лаек булды. Автор-башкаручы I дәрәҗә Дипломы һәм махсус приз белән бүләкләнде.
“Миңа ышаныч белдереп, актив тавыш бирүчеләргә, аны таратырға ярдәм итүчеләргә, Чакмагыш районы мәгариф бүлегенең Профсоюз оешмасы җитәкчесе Зөлфия Әдип кызына, беренче урта мәктәбе хакимиятенә зур рәхмәтләремне җиткерәм,” – ди Рәмзилә Равил кызы.
Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңыштар юлдаш булуын телибез.