ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 март 2024, 11:05

Мәктәп укучыларының инициативалары яклауга лаек

Мәктәп укучыларының инициативаларын бюджетлаштыру “җимешләрен” бирә башлады. Шушы көннәрдә республика дәрәҗәсендә җиңгән проектлар билгеләнеп, конкурс нәтиҗәләре чыгарылды.

Мәктәп укучыларының инициативалары яклауга лаекМәктәп укучыларының инициативалары яклауга лаек
Мәктәп укучыларының инициативалары яклауга лаек


Конкурска барлыгы 18 муниципалитеттан 25 катнашу заякасы кабул ителгән. Онлайн-яклау этабын бары 21 команда үткән.
Конкурс комиссиясе нәтиҗәләре буенча гимназиянең Эльвина Яхина җитәкләгән “Медиаүзәк” әгъзалары җиңү яулап, 60 мең сум грантка лаек булган. “Гимназиядә нәрсәне яңартырга кирәклеген балалар үзләре билгеләде, проектлар эшләде һәм конкурс нигезендә җиңү яулады”, – дип сөйли Эльвина Илдар кызы.
Җиңгән проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан акча бирәчәкләр. Заманча белем бирү мохите – ул үзенә тартып торырга тиеш. Әлеге проектны тормышка ашыру хыялларны чынбарлыкка әйләндерү мөмкинлеген бирә.

Автор:
Читайте нас