ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 март 2024, 10:45

Русия Федерациясе Президенты сайлаулары алдыннан

Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә беренче урта мәктәбенең 10А сыйныф укучылары һәм Чакмагыш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева катнашлыгында «Безнең сайлау – безнең язмыш» дигән сайлау практикумы узды. Миләүшә Марс кызы сайлау системасы, сайлаулар үткәрүнең һәм анда катнашу мөһимлеге турында сөйләде, сайлаулар үткәрү кагыйдәләре белән таныштырды.

Русия Федерациясе Президенты  сайлаулары алдыннанРусия Федерациясе Президенты  сайлаулары алдыннан
Русия Федерациясе Президенты сайлаулары алдыннан


Чарада катнашучылар өчен «Күпчелек исеменнән һәм һәркем мәнфәгатьләрендә» дип аталган иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнде. Артабан балалар «Күнекмә», «Терминнар белгечләре», «Сайлау лингвистикасы», «Блиц-турнир», «Викторина» конкурс биремнәрендә катнаштылар, сайлау хокукы һәм сайлау процессына кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирделәр һәм һәр дөрес җавап биргән өчен жетоннар алдылар. Очрашу ахырында мәктәп укучыларына район территориаль сайлау комиссиясе исеменнән истәлекле бүләкләр таратылды.

Русия Федерациясе Президенты  сайлаулары алдыннан
Русия Федерациясе Президенты  сайлаулары алдыннан
Русия Федерациясе Президенты сайлаулары алдыннан
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас