+23 °С
Облачно
ТАеруча кечкенә балалар иминлеге борчылу тудыра, чөнки алар өйдә, спорт мәйданчыкларында, урамда үз-үзләрен начар тоткан очракта үз сәламәтлекләренә зыян китерә ала. “Кояшкай” балалар бакчасының "Пчелки" төркемендә “Ут – дус, ут – дошман», «Шырпыга тотынма, шырпыларда ут», "Сак булыгыз – электр приборлары», "Безнең дустыбыз – светофор" дип атлган әңгәмәләр үткәрелде. Балалар С.Маршакның «Билгесез герой турында хикәя», С.Михалковның «Дядя Степа», «Светофор», «Минем урамым», Л. Толстойның «Янгын этләре», «Янгын», Н. Сорокинның «Переход» һәм башка әсәрләре белән таныштылар, транспорт, юл билгеләре, янгын хәвефле предметлар турында табышмаклар әйтергә һәм чишәргә өйрәнделәр.