+22 °С
Яңгыр
Чара мәдәниятне үстерү, ватанпәрвәрлек, һөнәри үсеш, Русия мәдәнияте өлкәсендә стратегик карарлар кабул итү өчен иң яхшы практикалар белән алмашу максатында үткәрелде. Анда Русия Федерациясенең һәм Башкортостан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, шулай ук сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләре катнашты.
11 мартта форумның эшлекле программасы узды. Ул пленар утырышны һәм мәйданчыкларның эшчәнлеген үз эченә алды. Тематик мәйданчыкларда спикерлар мәдәниятнең төрле юнәлешләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.