ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 март 2024, 07:15

Сайлаучыларга мәгълумат бирү өчен

Китапханәләр җәмгыятьнең социаль инфраструктурасында мөһим әһәмияткә ия һәм сайлауларга әзерләнүдә ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертә.

Сайлаучыларга   мәгълумат бирү өченСайлаучыларга   мәгълумат бирү өчен
Сайлаучыларга мәгълумат бирү өчен

 Югары Аташ авылы китапханәсе дә алда торган сайлаулар чикләрендә укучыларга кандидатлар турында мәгълуматлар җиткерә. Китапханәләрдә сайлаучыларның сайлаулар белән бәйле төрле мәгълүмат чыганаклары, мәсәлән, законнар, партия программалары, киңкүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар белән танышу мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә китапханәче китап сөючеләргә Рива Исаева "Сайлаулар - 2024" мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада сайлау алды кампаниясендә грамоталы һәм тулы хокуклы катнашырга теләгән китап укучыларга мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк ярдәм күрсәтү максатында сайлаулар һәм сәясәт белән бәйле темалар каралды.

Сайлаучыларга   мәгълумат бирү өчен
Сайлаучыларга   мәгълумат бирү өчен
Сайлаучыларга   мәгълумат бирү өчен
Сайлаучыларга мәгълумат бирү өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас