+24 °С
Яңгыр
Чарада китапханәче яшүсмерләргә сайлау тарихын, хәзерге сайлауларның башлангычы борынгы Греция һәм Борынгы Римда тамыр алуы турында сөйләде. Булачак сайлаучыларны «сайлаулар», «депутатлар», «тавыш бирү», «урна» төшенчәләре, актив һәм пассив сайлау хокукы белән таныштырдылар. Балалар мини-викторина сорауларына да җаваплар бирделәр һәм сайлау хокукы мәсьәләләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Гүзәлия Фәнәвил кызы «Сайлаулар – ул кызык!" тематик күргәзмәгә күзәтү ясады, китапханәдә булган әлеге тема буенча материаллар тәкъдим итте.