+22 °С
Яңгыр
Бүгенге көндә механизаторлар чәчүлек орлык хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. Язгы чәчү һәм җир эшкәртү өчен техника әзерләү дә бара. Хуҗалыклар запас частьлар, ягулык-майлау материаллары туплый.
Бүген механизаторлар зур егәрлекле тракторларга һәм чәчкечләргә техник карау үткәрә. Техника ремонтына алар зур җаваплылык белән карый. Аннан-моннан ясалган техника белән басуда эшләп, зур уңыш алып булмый. Тырма, чәчкеч һәм культиватор кебек тагылма агрегатларны декабрь аенда ук ремонтлап куйганнар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үз эшләренә таләпчән карый.