Бүген Чакмагыш гимназиясендә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөредәге филиалы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Укучылар алдында әлеге уку йортының директоры Винер Вәлиәхмәт улы Ганиев, кабул итү комиссиясе рәисе Азат Фәрит улы Диникәев чыгыш ясады. Университет вәкилләре булачак студентларга университетка укырга керү өчен тапшырырга кирәкле БДИ фәннәре турында җентекләп аңлаттылар, әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләр, мавыктыргыч студент тормышы, беренче курс студентлары өчен стипендияләр һәм университетта укуның өстенлекләре турында сөйләделәр.
Артабан чара кабинетларда “Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөредәге филиалы салават күпере” интеллектуаль-танып-белү уены белән дәвам итте.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.