+24 °С
Яңгыр
Район үзәгендә быелгы шундый әзерлек чарасы 14 мартта үткәрелде. Тикшерү барышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш янгын сүндерү часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәитов язгы зур су чорында район биләмәсендә хәвефсезлекне тәэмин итәчәк махус хезмәтләр, ведомстволар белгечләре һәм хезмәткәрләре белән әңгәмәләшеп, техника һәм җиһазларның гадәттән тыш хәлләрдә файдалануга әзерлек торышын билгеләде. Смотр-карауга йомгак ясап, Реканс Фәнил улы оешма-предприятиеләрнең гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм язгы ташкын нәтиҗәләрен бетерү буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны башкарырга югары дәрәҗәдә әзер булуларын билгеләде.