ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 март 2024, 06:25

Иртәдән сайлаучылар актив килә

Районыбыздагы сайлау участокларына иртәдән үк сайлаучылар актив агыла башлады.

Иртәдән   сайлаучылар актив киләИртәдән   сайлаучылар актив килә
Иртәдән сайлаучылар актив килә

Район мәдәният йортында урнашкан 3258нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Илшат Рафаил улы Юнысов белдерүенчә, участок эшли башлаудан алып кешеләрнең агылуы бик сөенечле. Биредә тавыш бирүче район җитәкчеләре дә үз тавышларын биреп өлгерде. Алар арасында район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев та бар иде. Сайлау комиссиясе әгъзалары да аның һәр сайлауларда беренчеләрдән булып, актив катнашуын, актив гражданлык позициясе белән аерылып торуын билгеләделәр.
Әйтергә кирәк, сайлауга яшьләр һәм өлкәннәр, гаиләләр дә актив килә.

Иртәдән   сайлаучылар актив килә
Иртәдән сайлаучылар актив килә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас