ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 март 2024, 07:00

Өлкән буын өчен бәйрәм, кечкенә сайлаучылар өчен дә кызыклы

#ВыбираемПрезидента#Башкортостан #Чекмагушевскийрайон#3262УИК#БашВыбор2024

Өлкән буын өчен бәйрәм, кечкенә сайлаучылар өчен дә кызыклыӨлкән буын өчен бәйрәм, кечкенә сайлаучылар өчен дә кызыклы
Өлкән буын өчен бәйрәм, кечкенә сайлаучылар өчен дә кызыклы


Чакмагыштагы 3262-нче сайлау участогында иртәнге сәгать сигездән үк кеше өзелеп торганы юк. Урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен сайлаулар һәрчак бәйрәм кебек кабул ителә. Шуңа да алар участокка исәнләшеп, "Бәйрәм белән!" дип килеп кереп,  бюллетеньнәрне дә урнага "Илләребез имин, тыныч булсын" дип тели-тели төшерәләр.
Гомумән, быелгы сайлауларга бердәм-актив булып, гаиләләре белән, өлкәне-кечесе бергә дә, аерым-аерым да киләләр.
Иң кечкенә сайлаучыларыбыз башка сайлау кампанияләре белән чагыштырганда, әлегесендә шактый күбрәк. Үзе сайлауга бару теләге белән иртән үк уянып, нәнәсе Рәмилә Заһит кызы белән килгән биш яшьлек Искәндәр дә Президентны сайларга килгәнне, тик кабинкага кергәч, кем өчен тавыш биргәнне әйтергә ярамаганын яхшы белә. Света нәнәсе белән участокка килгән кечкенә Әмир дә, Луиза нәнәсе белән килгән кечкенә сайлаучы булган Ярослав өчен дә кызыклы бу сайлаулар. Әйткәндәй, 3262нче сайлау участогы нәкъ менә Ярослав йөргән балалар бакчасы бинасында урнашкан. Нәнәсе Луиза: "Үз садигының сайлау вакытында ничек үзгәргәнен күрергә килде", — дип елмая.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас