ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 март 2024, 06:45

Югалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурыч

Быел карның артык күп булуы аркасында язгы ташу көчле булырга охшаган. Белгечләр иртә язның көтелмәгән хәлләр белән киләчәген фаразлый. Һава температурасы даими күтәрелә башлануы райондашларыбызга яңа мәшәкать өсти: ташкыннар вакыты җитә.

Югалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурычЮгалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурыч
Югалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурыч


14 мартта Иске Бәшир авыл биләмәсенең Яңа Йомран авылында муниципаль район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш буенча комиссиясе белән берлектә авыл халкы җыены уздырылды. Ул язгы ташкын вакытында гадәттә су баса торган урынга чыгып үткәрелде.
Анда муниципаль район хакимиятенең беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече вазыйфасын башкаручы Руслан Нәкыйф улы Казыйханов, Иске бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
Очрашу вакытында авыл биләмәсендә тәүлек әйләнәсенә дежурлык оештырылу, су басу хәвефе янаган урыннарда, объектларда нинди эшчәнлек алып барылуы турында сүз барды.
Яңа Йомран авылы Чәрмәсән елгасы бөгелешендә урнашканлыктан, һәр яз, боз тыгыннары хасил булу аркасында, су ярлардан ташып чыга һәм Гыйззәтуллин исемендәге урамның иң түбәнге өлешен баса. Ташкын вакытында авылда яшәүчеләрнең һәм аларның ихата-кураларының, мал-туарларының иминлеген тәэмин итү өчен һәр ел тырышлык салына. Быел да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә аңлату эшләре үткәрелде. Су күтәрелә башлау белән хәвефле урыннарда терлек-туар, кош-кортны вакытлыча урнаштырып тору өчен урын әзерләнгән. Урамнар караңгы вакытта өзлексез рәвештә яктыртылып торачак.
Табигать касафатын алдан тоемлап бетереп булмаса да, аңа ныклап әзерләнәләр: техника, ягулык хәстәрлиләр, көймәдә хәвефсез йөрү күнекмәләре үткәрәләр. Көчле ташкын мәлендә халыкны эвакуацияләү өчен барлык уңайлыклар белән урын булдырыла.
“Иң мөһиме – уяулыкны югалтмаска кирәк. Шул вакытта быелгы ташкынны да югалтуларсыз, имин үткәреп җибәрә алырбыз”,– дип ышандырды Дамир Фәнил улы.

Югалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурыч
Югалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурыч
Югалтусыз ташкыннарны үткәрү – безнең бурыч
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас