ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 март 2024, 07:15

Юмаш урта мәктәбендә – Гаилә елын ачу тантанасы

2024 ел Русиядә Президентыбыз тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 7 мартта Юмаш урта мәктәбендә Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы чара үтте. Анда муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Алия Фаил кызы Сәетова, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина, укытучылар, ата-аналар, укучылар катнашты.

Юмаш урта мәктәбендә –  Гаилә елын ачу тантанасыЮмаш урта мәктәбендә –  Гаилә елын ачу тантанасы
Юмаш урта мәктәбендә – Гаилә елын ачу тантанасы


Рәзимә Исмәгыйль кызы чарада катнашучыларны сәламләп, үз чыгышында Гаилә елының яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр елы булачагына ышаныч белдерде.
Тантаналы чарада күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары да бар иде. Аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләү сертификатлары тапшырылды. Җылы атмосферада үткән очрашу җырлар һәм шыгырьләр, “Илһам” бию коллективы чыгышлары белән үрелеп барды.
Юмаш урта мәктәбе җитәкчелеге чараны оештырып үткәрүдә матди яктан ярдәм күрсәткән шәхси эшкуарлар – Минһаҗевлар гаиләсенә рәхмәт җиткерә.

Юмаш урта мәктәбендә –  Гаилә елын ачу тантанасы
Юмаш урта мәктәбендә –  Гаилә елын ачу тантанасы
Юмаш урта мәктәбендә –  Гаилә елын ачу тантанасы
Юмаш урта мәктәбендә – Гаилә елын ачу тантанасы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас