ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 март 2024, 07:25

Агыйделне каргизәрләрдә кичеп...

Кушнаренко районының Горный авылында яшәүче бердәнбер сайлаучыга шулай барып җиткәннәр.

Агыйделне каргизәрләрдә кичеп...Агыйделне каргизәрләрдә кичеп...
Агыйделне каргизәрләрдә кичеп...

Бу торак пунктына башкаладан 65 чакырым тирәсе барасы. Кайчандыр анда кешеләр күпләп яшәгән. Әмма бүген Сергей Кубасов биредә ялгызы көн күрә.

Һәркөнне чыккан кояшны Агыйделнең биек ярында каршыларга гадәтләнгән табигать баласы Ватан язмышына битараф түгел һәм һәр яңалык турында хәбәрдәр.

- Һәркемнең бурычы булган сайлауларда катнашырга теләк белдереп, 2458нче сайлау комиссиясенә шалтыраттым, бәхеткә, алар юлын таптылар, килделәр һәм мин гражданлык позициямне белдерә алума бик шат булып калдым, - ди ул.

Әлеге Сайлау комиссиясе рәисе Лена Вәлиева һәм секретарь Гөлназ Хәбәбетдиновага Рөстәм Фәрәхетдтинов һәм Руслан Мәҗитов ярдәмгә килгән, алар кызларны Агыйделгә кадәр машинада, ә боз өстеннән каргизәрләрдә җилдереп алып барып җиткергәннәр.

Эшкә бирсәң чын күңел, нәтиҗәсе дә шулай күңелле була ул!

Фото: Айгөл Вәлиева.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:
Читайте нас