+28 °С
Болытлы
Күңелле итеп кышны озату, табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче язны каршылау – Май чабу йоласы һәм карачкы яндыру йоласы үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бөтен тырышлыкларын, осталыкларын куеп, халык күңелен ачарга тырыштылар. Бәйрәм дәвамында район мәдәният йорты алдындагы мәйданда җыр-биюләр башкарылды, күңел ачу уеннары үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләр кышны шаян җырлар, әйлән-бәйлән, төрле уеннарда катнашып, күңелле итеп озаттылар, әлеге бәйрәмнең атрибуты булган тәмле коймаклар белән сыйландылар.