+22 °С
Дождь
Олы яшенә кадәр ул сайлау участокларына үзе йөри торган булган. Бу юлы бюллетень һәм тартма тотып сайлау комиссия вәкилләре аның өенә килде. “Илләр, көннәр тыныч, киләчәк гомерләр бәхетле, шатлыклы булсын. Ризыклы булып, исән-сау барчагызга да эшләргә язсын”, - дип теләкләр тели-тели бюллетеньне урнага үзе салып, дога да укыды ул. Әминә апа сайлау комиссиясе вәкилләренә, район халкына да теләкләрен теләде. “Бу дөньяда иң мөһиме – сәламәтлек. Һәммәгезгә дә исән-сау эшләргә, без күргәннәрне күрмичә үз өегездә, үз илегездә имин яшәргә насыйп булсын. Хәрбиләргә үз гаиләләренә исән-сау кайтырга язсын. Аллаһның рәхмәтендә булыгыз!” – диде ул. Әминә апаның 36 оныгы, 10 туруны бар!