Район үзәгенең 3262 санлы сайлау участогында бүген икеләтә бәйрәм. Тавыш бирү көне үзе үк бер бәйрәм кебек кабул ителсә, бу көннәрдә бар төбәкләрдә билгеләнгән Май чабуны (Масленица) билгеләү дә киң колач алды. Аны, импровизацияләнгән формада гына булса да, әлеге вакытта участокта булган комиссия әгъзалары да билгеләп үтәргә булды. Хезмәттәшләре сайлаучылар белән эшләгән арада, комиссия әгъзасы Римма Баянова санаулы гына минутлар эчендә участок урнашкан балалар бакчасы бинасының аш бүлмәсендә барлык янгын хәвефсезлеге чараларын күреп, кояш кебек түп-түгәрәк тәбикмәкләрне пешереп тә өлгерде. Тел йотарлык тәмле булган, табадан гына төшкән бу тәбикмәкләрдән комиссия әгъзалары гына түгел, ул минутларда участокка килүчеләр дә авыз итә алды.