ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
17 Марта 2024, 10:40

Күркәм, ямьле күренеш булды

#ВыбираемПрезидента #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #БашВыбор202

Күркәм, ямьле күренеш булдыКүркәм, ямьле күренеш булды
Күркәм, ямьле күренеш булды

Районыбызның Рапат авылында урнашкан 3281 санлы сайлау участогына тоташ иҗади коллективлар белән, күмәкләп тә киләләр. "Күзнең явын алып торган чагу төсле, күркәм костюмнардан, елмаеп, шат күңел белән "Моң" вокаль ансамбленең гүзәл затлары илебез Президентын сайлау өчен тоташ коллективлары белән килде. Бу шул кадәр дә ямьле, матур күренеш булды. Алай гына да түгел, "Моң" коллективы гүзәл затларының бу чыгышы - күркәм традицияләрне саклауның бер чагылышы, күпләргә үрнәк тә әле", - дип яза бу хакта әлеге сайлау участогында күзәтүче булып эшләгән Регина Рамазанова. Фото һәм мәгълүмат чыганагы -Регина Рамазановның "Бәйләнештә" челтәрендәге шәхси сәхифәсе.

Күркәм, ямьле күренеш булды
Күркәм, ямьле күренеш булды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас