+22 °С
Яңгыр
Сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлек торышлары чикле булу сәбәпле сайлауга килә алмаган өлкәннәрнең һәм инвалидларның тавыш бирүен өй шартларында үткәрәләр. Яңа Калмаш авылында гомер итүче сәламәтлек торышы чикле (1нче төркем инвалид), махсус хәрби операциядә катнашучы яугир әтисе Рәшит Нәҗип улы Моратов күчмә урна һәм бюльлетеньнәр тотып килгән сайлау комиссиясе әгъзаларын көтеп алды. Имин тормыш, матур киләчәк өчен үз тавышын биреп рәхмәт сүзләре, яхшы теләкләр белән озатып калды.