+24 °С
Яңгыр
Русия Президенты сайлауларының өченче көнендә дә чакмагышлылар активлык күрсәтә. Хәтта өлкәннәр дә сайлау участогына килеп тавыш бирә. 71 яшьлек райондашыбыз Минзәлә Муллагали кызы Әхмәтова аяклары авыртуына карамастан, чаңгы таякларына таянып сайлауга килгән. "Бер генә сайлауны да калдырганым юк. Бик җиңел булмаса да, скандинавча килдем әле", - ди озак еллар геолог булып эшләгән Минзәлә апа.