+21 °С
Болытлы
Ватанпәрвәрлек – гаилә тәрбиясеннән, әти-әнигә хөрмәт хисеннән башлана. Район үзәгендә яшәүче Резидә һәм Филүс Ильясовлар да әнә шул фикердә. Ике улы да махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән ана уллары өчен горурлык хисләре кичерә. Гомумән, Ильясовлар гаиләсендә гаилә белән сайлауларга йөрү матур традидициясе бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Алар һәр сайлаулар саен 3255нче сайлау участогында бөтен гаиләсе белән килеп тавыш бирергә тырыша. Әйтергә кирәк, аларның уллары Родионга быел 18 яшь тулган һәм ул беренче тапкыр сайлауда катнашкан.