“Рәхмәт – 2024” акциясе турында язган идек инде. Сайлауларның беренче көнендә акциядә Башкортстанның берничә йөз мең кешесе катнашты.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстанда “Рәхмәт-2024” 15-17 март көннәрендә узды. Акция сайтында 345 меңнән артык билет теркәделәр. “Рәхмәт” бүләкләр уйнату сайты сайлауларның ике тулы булмаган көнендә 2 миллионнан артык гариза кабул иткән. Көн дәвамында призлар ике тапкыр уйнатылды. Җиңүчеләр арасында – 202 кеше. Алар телевизорлар, ноутбуклар, робот-пылесослар, планшетлар һәм башка бүләкләр оттты. Сайлауның калган көннәрендә дә акциядә катнашучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылды.
“Рәхмәт-24” акциясендә районыбыздан Олеся Никитина гаиләсенә (әнисе – Диларә, әтисе – Рөстәм) бәхет елмайды – алар кофе машинасы отты.
Суперпризлар арасында фатир, машина, санаторийларга юлламалар да бар, алар 22 март көнне уйнатылачак.