+24 °С
Яңгыр
Анда Уфа, Ижау, Самара, Яр Чаллы шәһәрләре, Актаныш, Чакмагыш районнарыннан килгән кечкенә хоккейчылар катнашты.
Өч көн дәвам иткән киеренке ярышларда районыбызның “Ястребы” командасы (тренерлары – Арсен Гайсин, Азат Мәҗитов, Эльвир Фазылбәков) лаеклы беренче урынны яулап, турнирның кубогына лак булды.
“Ястребы” командасының ата-аналары тренерлар һәм әлеге турнирга барып кайтуда матди яктан ярдәм күрсәткән Нияз Зәнәви улы Хаматовка чиксез рәхмәт белдерә. Нияз Зәнәви улы турнирны 100 мең сум күләмендә иганә ярдәме белән тәэмин итте. Аның улы Надир – “Ястребы” команда уенчысы.
Изге Рамазан айларында аның күрсәткән изгелекләре үзенә меңләтә игелек булып әйләнеп кайтсын!