ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 март 2024, 13:15

Кырым һәм Русия – бергә!

Бүген, 18 мартта, без яңа Русия тарихында мөһим вакыйгаларның берсен – Кырым белән Русиянең берләшүенең 10 еллыгын билгелибез.

Кырым һәм Русия – бергә!Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!

Милли үзаң, дәүләт горурлыгы бәйрәме миллионлаган кешене тарихи хакыйкать, кыюлык һәм туганлык символлары астында берләштерде. Нәкъ 10 ел элек Кремльдә Кырым һәм Севастопольне Русия белән берләштерү турында Указга кул куелды. Бу вакыйга тарихка «Кырым язы» исеме белән кереп калды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан район мәдәният йорты алдында күркәм чара үтте. “Бүген без Кырымның Русия белән берләшү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн милли бердәмлек символы булып тора. Соңгы 10 елда икътисади, социаль, гуманитар-хокукый юнәлешләрдә күп эшләр башкарылды. «Кырым язы» кешеләрне яхшы ният белән берләштерде һәм яңа башлангычларны гамәлгә ашыру өчен илһам бирәчәк. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, Туган илебезнең иминлеген, чәчәк атуын телим. Бәйрәм белән сезне!” –диде чыгышыныда мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, бәйрәм белән тәбрикләп. Чара “Гармония”, “Березка” рус вокаль , “Домисолька” балалар вокаль ансамбльләре (җитәкчесе Гөлнара Шәймиева), Айсылу Такыянузова, Томила Алтынбаева һәм Лиана Хәбибуллина чыгышлары белән үрелеп барды. Барлык чыгышлар да ватанпәрвәрлек, Туган илгә сөю, халыклар дуслыгы хисләре белән сугарылган иде. Мондый чаралар илебез өчен мөһим әһәмияткә ия, Туган илгә сөю тәрбияли, халыкны берләштереп, анык максатларга туплый.

Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас