ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
19 март 2024, 15:25

Грамоталы кулланучы хокукларын яклап

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 4Б сыйныфында «Грамоталы сатып алучы булыгыз» дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде.

Грамоталы кулланучы хокукларын яклапГрамоталы кулланучы хокукларын яклап
Грамоталы кулланучы хокукларын яклап

Чараның максаты – грамоталы кулланучы хокуклары, азык-төлек саклау санитар нормалары, азык-төлеккә куркыныч өстәмәләр турында белемнәр формалаштыру. Дәрес вакытында берничә тормыш хәле каралды, «Үз сәләтләреңне тикшереп кара» уен ярышлары, «Сез кибеттә» рольле диалог үткәрелде. Әкият персонажларына мөрәҗәгать итү исә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законны кабатларга мөмкинлек бирде. Балалар өчен бу бик фәһемле һәм кызыклы булды.

Грамоталы кулланучы хокукларын яклап
Грамоталы кулланучы хокукларын яклап
Грамоталы кулланучы хокукларын яклап
Грамоталы кулланучы хокукларын яклап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас