+24 °С
Яңгыр
Радий Фәрит улы җитәкчелек иткән дәвердә Башкортстан Республикасы бик күп уңай үзгәрешләр кичерде. Бездә күәтле, мөһим проектлар тормышка ашырыла, мәктәпләр, дәваханәләр, юллар, йортлар төзелә. Башкортстан күп рейтинглар буенча илдә, Идел буе федераль округында алдынгы урынга чыкты.
Радий Фәрит улы республикага җиңел булмаган чорда зур җаваплылык белән җитәкчелек итә.
Заман белән бергә атлаган көчле, хәстәрлекле, җаваплы, таләпчән җитәкчебезгә юбилее уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Республика халкы тормышын яхшыртуга юнәлтелгән күп юнәлешле, җиңел булмаган эшендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!