ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 март 2024, 10:35

"Игътибар – балалар!» акциясе старт алды

Республикада "Игътибар-балалар!” профилактик акция старт алды. Ул 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

"Игътибар – балалар!» акциясе старт алды"Игътибар – балалар!» акциясе старт алды
"Игътибар – балалар!» акциясе старт алды


Мәктәп каникуллары алдыннан һәм каникул вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр һәм юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары белән профилактика эшенә аерым басым ясыйлар.
Акциянең төп бурычы – балалар катнашында юлларда һәлакәтләргә юл куймау. Моның өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре укытучылар белән бергә төрле сыйныф укучылары белән мәктәпләрдә әңгәмәләр, дәресләр үткәрәләр, юлның йөрү өлешендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатлыйлар, юлдагы еш килеп чыга торган хәлләргә анализ ясыйлар. Төп игътибар балаларны автобусларда һәм шәхси автомобильләрдә йөртүгә биреләчәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас