Ә баланы инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп белән гаиләнең изге бурычы. Ике як бердәм эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мәктәп белән гаиләнең бер юлдан атлавында төп рольне, әлбәттә, сыйныф җитәкчесе уйный. Сыйныф җитәкчесе – сыйныфта тәрбия эшчәнлеген оештыручы, баланы һәрьяклап үстерүче, укучы тормышында иң мөһим роль уйнаучы шәхес. Район үзәгендәге беренче урта мәктәптә дә үз эшен яратып башкаручы югары белемле сыйныф җитәкчеләре укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Фән укытучыларыннан аермалы буларак, сыйныф коллективының эшчәнлеге, укуы, тормышы, әхлакый тәрбиясе өчен дә җаваплы алар.
Агымдагы уку елы башыннан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 3А сыйныфында белем алучы кызлар һәм малайларны үз канаты астына алучы Гөлчәчәк Марат кызы Дәүләтшина да укытучыларга хас нәзәкатьлелек, сабырлык, төпле фикер, акыл, тәрбиялелек, гаделлелек кебек сыйфатларны үзенә туплаган. Бу һөнәргә хөрмәт, сөю кебек хисләре дә аның канына балачактан ук сеңгән. Чөнки, ни дисәң дә, ул бу һөнәр белән бәләкәйдән таныш булып, күңеленә якын итеп үсә. Аның әти-әнисе дә шушы изге һәм абруйлы һөнәр ияләре була. Гомумән, укытучы һөнәре – аларның гаиләсендә нәселдән килгән сәләт. Бүгенге көндә Гөлчәчәк Марат кызының бертуган сеңелләре дә шушы һөнәргә тугры, кызы Гөлфия дә укытучы һөнәрен сайлаган.
Мәктәп белән гаиләнең тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге – баланы гармоник яктан тәрбияләүдә иң кирәкле факторның берсе. Тәҗрибәле укытучы Гөлчәчәк Марат кызы фикеренчә, сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара дуслыгы нәтиҗәсендә һәм укучыларның әти-әниләре белән белән тыгыз бәйләнештә булганда гына сыйныф та бердәм, тату була һәм уңышка ирешеп була. Хәзерге вакытта белем бирү учреждениесендәге эшчәнлекне әти-әниләрнең актив катнашлыгыннан башка күз алдына да китерү авыр. Тәрбия, белем бирүнең нәтиҗәле булуы – әлбәттә, укытучының әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек алып баруында. Шуларны истә тотып, сыйныфта әти-әниләр һәм балалар белән күмәк эшчәнлек алып баруга өстенлек бирелә. Биредә бик күп төрле төрле чараларны ата-аналар белән берлектә үткәрергә күнеккәннәр. Әйтик, балалар өчен үткәрелгән Әниләр көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, Ватанны саклаучылар көне, Өлкәннәр көне кебек бәйрәмнәр һәм төрле тематик сыйныф сәгатьләре, җыелышлар, башка чаралар әти-әни, абый-апалар, нәнәй-картәтиләр белән берлектә күңелле үтә.
Укучыларның иҗади сәләтен үстерүне нәтиҗәле оештыру өчен сыйныф җитәкчесенең үз сыйныфы, укучылары, аларның гаиләләре белән даими элемтәдә булуына, аралашуына, аңа өзлексез уңай йогынты ясавына ирешү мөһим. Моны яхшы аңлаган мөгаллимә әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә, аңлашып, уртак тел табып эшли, ул һәрчак ихлас аралашу, фикерләшү өчен ачык.
Үз чиратында балалар да укытучыларын һәм әти-әниләрен мәктәптә һәм районда үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнашып, призлы урыннарга ирешеп, уңышлары белән сөендереп торалар. 3А сыйныфында спорт сөюче, иҗат, сәнгатькә гашыйк укучылар да бихисап. Яшь хоккейчылар, шахматчылар, хореография белән шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар гына ни тора!
Әйе, мәктәп белән гаилә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә баланы тирән белемле, әдәпле, чын сәламәт, үзаңлы шәхес итеп тәрбияләргә һәм шушы юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә буладыр ул.
3А сыйныфы укучыларының әти-әниләре Гөлчәчәк Марат кызы Дәүләтшинага алдагы хезмәт юлында уңышлар, матур нәтиҗәләр, сәламәтлек теләп, рәхмәт һәм тирән хөрмәт белдерә.