Ватан язмышына, яугир райондашларыбыз язмышына битараф кала алмаган һәркем “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дип, илебезне саклаучы егетләргә кулыннан килгән кадәр булышып, аларга кирәкле әйберләрне туплауда катнашырга тырыша.
Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәм якташларыбыз хезмәт иткән хәрби операция зонасына юнәлде. Республикадан кузгалган гумвой составында безнең район яугирләренә илтеп тапшырылачак, райондашларыбыз көче белән хәстәрләп озатылган “УАЗ” һәм “Нива” автомобильләре дә бар. Ә инде Чакмагыштан кузгалган йөк автомашинасы белән авыл хуҗалыгы предпритиеләре, авыл биләмәләре, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм коллективлары, шәхси эшкуарлар ярдәме һәм район үзәгендә, авылларда яшәүчеләр тырышлыгы белән тупланган әйберләрне якташларыбыз илтеп тапшырачак. Райондашлар көче белән җыелган әйберләр арасында генераторлар, маскировкалау челтәрләре, оптик прицел, мунча миче, махсус кием, эш кораллары, дарулар, азык-төлек, тактик браслетлар һәм район мәктәпләре укучылары язып җибәргән җылы эчтәлекле хатлар, браслет-беләзекләр бар.
Яудагы егетләребез гомерләрен, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп олы һәм кече Ватаныбызны саклый, һәм безнең изге бурычыбыз – аларга күмәкләп, тоташ район белән ярдәм итү. Бу бик тә мөһим, чөнки илебезнең көче – бердәмлектә. Якташларыбыз арасында нәкъ шулай фикерләүче һәм ярдәмгә ашкынучы шәфкатьле йөрәкле кешеләрнең күп булуы сөендерә.