ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 март 2024, 10:45

Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер

Техниканың язгы басуда эшләргә әзерлеге тикшерелде  

Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзерЗарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
 
Республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе графигына ярашлы, район авыл хуҗалыгы предприятияләрендә булган техника төрләренә һәм тагылмаларына  техник күзәтү  оештырыла. Шул уңайдан бүген “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы базасында агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең язгы басу эшләренә әзерлеген  техник тикшерү  үтте.
  Дәүләт техник күзәтчелек идарәлегенең сектор мөдире – өлкән инженер-инспектор  Финат Вәсим улы Сәитов  әйдәүче инспектор Илнур Мидхәт улы Гафаров белән берлектә  “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында язгы басу эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеге тикшерелде. Финат Вәсим улы белдерүенчә, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник тикшерүләр 29 февральдә башланган. 1 апрельгә исә бу эшләрне тәмамларга   планлаштыралар. 
“Техник тикшерүләр районда 15нче көн бара. Бүген менә “Заря” хуҗалыгында үткәрдек. Әйтеп китәргә кирәк, “Заря” хуҗалыгында   барлык тракторларны да буяп, чистартып техник тикшерүгә  тиешлечә әзерләгәннәр. Бүген без аларның техник торышларын карап үттек. Янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары барлыгын – һәммәсен дә карап чыктык. Шулай ук барлык техникага да идарә итүче механизаторларның тиешле категорияләргә ия булуны дәлилләүче документларын,   руль  белән идарә итү, яктырту-сигнал бирү  приборлары төзеклеген, тормоз системасын да җентекле тикшердек. Арбаларның страховкалау сертификатлары бармы, яктырткыч һәм сигнал фаралары янамы, бортлары җимерек түгелме – барысын да күздән  үткәрәбез, тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирәбез.  
Бүгенге көнгә “Заря” хуҗалыгының техник тикшерүгә әзерлеге яхшы. Барысы да тикшерүне үтеп бетте, дисәк тә була. Хезмәткәрләргә шушы техника төрләрендә исән-сау эшләп, язгы чәчүләрне матур гына башкарып чыгуларын телибез”, – диде өлкән инженер-инспектор  Финат Вәсим улы Сәитов. 
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Зарялыларның техникасы язгы кыр эшләренә әзер
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас